ФУНДА’МЕНТ и. лат. 1) Корылманың таштан, бетоннан салынган нигезе. Фундамент салу, колонналар күтәрү, арматурадан челтәр үрү – һәммәсен җентекләп аңлатты. Х.Мөхәммәтшин. Завод корпусларын төзегәндә, әтинең көче, сәләте бик тә ярап куя: ул бетоннан фундамент сала, гаять авыр эштә була. К.Миңлебаев 2) күч. Нигез, таяныч, база . Социализм фундаментының нык, җимерелмәс булып төзелүен күз алдына китерде. А.Таһиров. Җәмгыятьнең икътисади фундаменты. Фәнни фундамент |