ФУЛЬГУРИТ и. лат. Комлыкларны яшен сукканда, ком бөртекләренең яшен үткән эз буйлап эреп укмашуыннан барлыкка килгән, тармакланып киткән көпшәсыман озын таякчыклар. Тауларда яшен зур-зур кыяларны җимерә, ә комлы урынга сукканда, комны эретеп, тармаклы көпшәсыман масса хасил итә, аны фульгурит, халык арасында шүрәле бармагы дип атап йөртәләр, кайбер фульгуритлар берәр метрдан да озынрак була. М.Зиннәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә