ФУ’КСИЯ и. лат. бот. 1) Кырлыганчалар семьялыгыннан гадәттә ачык кызыл төстәге чәчәк ата торган Көньяк Америка үсемлеге

2) Көньяк өлкәләрдә бакча гөле буларак үстерелә торган декоратив төре; бүлмә гөле, тамчыгөл, алкагөл. Фуксия --- яз башыннан алып көзнең соңгы көннәренә кадәр чәчәк ата. Йорт эшләре

3) Шул чәчәк исеменнән алынган: кызыл төснең бер төсмере. --- бүген исә кызгылт сары һәм фуксия төсе кушылмасы – сезонның иң зәвыклы төсе булып санала. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә