ФУ ы. 1) Ачулануны, ризасызлыкны, шелтәне белдерә. – Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич, – диде Таҗи. А.Алиш. Фу, каян әйттем әле сезгә, берәр кечкенә фельетон оештырып та, чыгарып та куярсыз әле сез. М.Фәйзи

2) Җирәнүне белдерә. Капчыкны актара башлаганы, фу-у-у исе, дип, борынын җыера. Р.Мирхәйдәров

3) Арыганлыкны, талчыгуны белдерә. Фу! Бөтенләй тыным бетте, чаба-чаба эштән чыктым. Ш.Камал. Кайда, салыгыз, кызлар, кымызны, фу, фу, эт булдым. М.Фәйзи

4) Җиңел сулауны, котылуга куануны белдерә. Фу! Шулмы курыккан еланыгыз? С.Әдһәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә