ФРОНТОН и. фр. архит. Бинаның түбә кыеклары белән кәрнизе арасындагы өчпочмакланып торган өлеше һәм ишек, тәрәзә өсләрендәге шуңа охшаган бизәк. Бу сарай үзенең фронтоннары һәм колоннадалары белән безнең Казан университеты фасадын хәтерләтә. Г.Гобәй. Хабаровск вокзалының фронтонында өч уклы сәгать күреп хәйран калдым. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә