ФРОНТ и. нем. хәрби 1) Шеренгаларга тезелгән хәрби строй алды. Взводны командирга фронты белән тезү 2) Сугыш хәрәкәтләре кырында урнашкан сугышчан хәрби көчләрнең дошманга йөз белән торган ягы. Иптәш лейтенант, алар фронт аша ничек чыга алырлар икән соң? Г.Бәширов. Фронтка таба юл тотарга, төп көчләр урнашкан якка чыгарга кирәк. Г.Нәбиуллин 3) Бер командующий җитәкләгән хәрәкәттәге берничә армия берләшмәсе. Көзгә таба армиянең бер өлешен Врангель фронтына күчерә башлаганнар. Г.Бәширов. Шулай итеп, Байкал арты фронтының 36 нчы армиясе 124 нче аерым сапёр батальоны солдатлары --- бер-берсен таптылар. Г.Ахунов 4) Сугыш хәрәкәтләре барган, армия урнашкан район. Фронттагы уллары дошманны тизрәк җиңсен өчен, кич утырып яңа кораллар эшлиләр. Г.Бәширов. Габдулла Рәсүлев Истанбулдан илгә кайтып төшү белән солдатка алына һәм фронтка китеп юкка чыга. А.Расих 5) күч. Күмәк хәрәкәт, эшчәнлек өлкәсе, хезмәт итү даирәсе. Хезмәт фронтында җиңеп чыгу шатлыгы белән канатланганбыз. М.Әмир. Көн саен Татарстан игенчеләре урак фронтында кызу көрәштә. Татарстан яшьләре 6) күч. Иҗтимагый көчләр берләшмәсе. Яшьләр фронты ◊ Фронт сызыгы Сугыш хәрәкәтләре барган, дошман гаскәрләр бер-берсенә йөз белән торган ара. [Санчасть] Аларны урап узган алманнар күзенә күренмәскә омтылып, фронт сызыгын куып җитәргә тырышты. Т.Әйди. Аның алдында – окоплар, траншеялар белән ергаланган, дотлар, дзотлар белән ныгытылган фронт сызыгы. М.Насыйбуллин |