ФРИКАТИВ с. лат. лингв. Авазларны әйткәндә һава агымы тарайган урын аша үтеп, өрелеп әйтелә торган; өрелмәле. Фрикатив тартыклар ясалганда, сөйләм аппаратының берәр урынында тарайган урын, ярык була; һава агымы шул ярыкның стеналарына ышкылып үткәндә, турбулентлы һава өермәсе нәтиҗәсендә аваз барлыкка килә. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә