ФРЕНЧ и. Махсус өлге белән тегелгән, тышкы ягында зур-зур дүрт кесәсе булган хәрби куртка (инглиз фельдмаршалы исеменнән). Полк командиры Кириченко, френч якаларын чишеп җибәргән хәлдә, өстәлгә җәелгән картага караган килеш уйланып утыра иде. Г.Бәширов. Өстендә тар погонлы, яшькелт соры френч, аякларында – краги белән кара ботинкалар. Ә.Еники |