ФРЕНОЛО’ГИЯ и. гр. Кешенең әхлак һәм психик сыйфатларын аның баш сөяге формасына карап белеп була, дип өйрәтә торган тәгълимат. Кеше язмышын баш сөягенең калкулыгы, иңкүлекләреннән өйрәнү френология дип атала. С.Шәрипова. Фән тарихына Галль, баш сөяге конфигурациясе буенча кешенең характеры турында фикер йөртеп була, дигән тәгълиматны – френологияне тудыручы буларак кереп калды. Могҗизалар энциклопедиясе |