ФРЕГАТ I и. лат. 1) тар. Өч мачталы элекке сугыш корабле. Әдип [Радищев] ул чагында әле мул сулы булган Болакны, Болактагы пристаньны, әрле-бирле йөзгән төрле-төрле көймәләрне тасвирлый, Бишбалтада төзелгән фрегатны суга төшерү турында яза. Р.Мостафин. Британия корветлары һәм фрегатлары аны һич кенә дә тота алмый. Кызыклар дөньясында 2) Хәрби диңгез флотында атом су асты көймәләренә каршы тору, авианосецларны саклау кораблары классы |