ФРАНЦУ’ЗЧА рәв. 1. Французларга хас итеп, французларда булганча, француз телендә. Анда французча, немецча, инглизчә, эсперанточа язылган китаплар күп, дип карасалар да, хәзрәт һаман бирешмәде. Ф.Әмирхан

2. с. мәгъ. Французларга хас булган, французларда булган; француз телендә. Бервакыт без Митя белән циркка бик еш йөри башладык, анда җәлеп иткән нәрсә – французча көрәш булды. А.Расих. А.С. Пушкин җиде-сигез яшьлек малай чагында французча шигырьләр һәм хәтта эпиграммалар язган. Кызыклы психология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә