ФРАНЦУЗ и. 1. Телләре роман телләре семьясына караган, католик динен тота торган, Франциядә яшәүче төп халык атамасы (үзатамалары – франсе) һәм шул халыкның бер кешесе. Французлар – биредә бик күптәннән яшәүче галларның (кельтларның) безнең эраның IV–VI гасырларында көнчыгыштан басып кергән герман кабиләләре белән катнашуыннан килеп чыккан халык. Чит илләрнең экономик географиясе

2. с. мәгъ. Французларга караган, французларныкы кебек. Вәлишиннәр фабрикасы тыкрыгыннан чабып килүче француз яулыклы, ундүрт-унбиш яшәрлек кыз күренде. К.Нәҗми. Менә бик әйбәт француз яулык, бәясе дә арзан. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә