ФРАНК II и. фр. тар. 1) Безнең эраның башында Галлиядә, хәзерге Франция территориясендә яшәгән герман кабиләләренең бер группасы һәм шул кабилә вәкиле. Франклар язуны борынгы римлылардан алганнар, һәм аларда латин телендә язылган әсәрләр таралган. Татар әдәбияты тарихы. Германнарның яулап алулары нәтиҗәсендә Франк дәүләте оеша, моңа аларның франклар дип аталган кабиләсе исем бирә. Кызыклар дөньясында

2) иск. Европа кешесе, Көнбатыш культурасына караган кеше. Ярты алә франк, ярты алә татар киенгән --- Касыйм мөселманнары. Ш.Мөхәммәдев. Франк табибын табарга һәм хансарайга алып килергә. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә