ФРАНК I и. фр. Төрле чорларда төрле дәүләтләрдә, хәзерге вакытта Франция, Бельгия, Люксембург, Швейцария һ.б. илләрдә әйләнештә булган акча берәмлеге. «Казанский телеграф» газетасында басылган отчётка караганда, 1913 елда ширкәтнең саф табышы 560 мең франк тәшкил иткән. Р.Мостафин. Франция франклары монда шул килеш, алмаштырмыйча йөри. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә