ФРА’КЦИЯ I и. фр. сәяси Аерым партия, парламент, җәмәгать оешмасы әгъзаларының бер карашта торган группасы, бер партия эчендәге аерым группировка. Думадагы мөселман фракциясен җиңгәнче сугышамыз, дип ант бирүен бу хатларга ничек ялгарга? К.Нәҗми. Корылтайда милли көчләр белән совет яклыларның кискен каршылыгы беренчеләрне үз фракцияләрен төзергә этәрә. А.Хәбетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә