ФРАК и. фр. Арткы чабулары озын, алгысы кыска итеп тегелгән, гәүдәгә сыланып торган рәсми бәйрәм костюмы. --- ак нейлон күлмәк, кара фрак – нәкъ менә халык артисты, мәшһүр дирижёр инде. М.Мәһдиев. Карт музыкант, урынына утырыр алдыннан, фрак итәкләрен күтәреп куйды. М.Юныс |