ФРАЗЕОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Тел белеменең фразеологизмнарны өйрәнә торган бүлеге. Хәзерге көндә татар лексикологиясе төрле юнәлештә шактый җентекле өйрәнелде, аның үзенең фразеология, ономастика дигән мөстәкыйль бүлекләре үсеп чыкты. Татар грамматикасы 2) Фразеологизмнар җыелмасы . Фразеология үзенең мәгънәсе, төзелеше һәм функциональ үзенчәлекләре ягыннан аерым сүзләрдән һәм гади сүз тезмәләреннән аерылып тора. Н.Исәнбәт. Татар теле фразеологиясе |