ФРА’ЗА и. гр. 1) Тәмамланган мәгънәле фикерне белдергән гыйбарә, җөмлә, җөмләләр тезмәсе. Һ.Такташның «Никахсызлар» шигырендә «Без – икәү, динсез, никахсыз – бер өйдә» дигән фразасындагы «икәү»дән әнә шундый исемлек төшенчәсе төсмерләнә. Л.Җәләй. Ни өчен бу фразада «яхшы» диюгә караганда, «начар» дип ешрак әйтәләр? Кызыклы психология

2) Сөйләмне купшыландыру максатында кулланыла торган буш, күперенке, мәгънәсез сүзтезмә, гыйбарә. Бу китерелгән юлларда нинди шигърият бар? Болар бит шалтыравыклы коры фразалар. Ш.Маннур. Ничек җавап бирергә дә белмәде, мондый очракта әйтә торган таныш фразадан башка әйбер уйлап таба алмады. Ф.Садриев

3) Музыкаль әсәрнең зур булмаган һәм якынча тәмамланган өлеше. Натураль минорга корылган бу көйнең һәр фразасында икешәр мотив. Х.Курбатов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә