ФРА’ЕР и. нем. 1) Купшы, көяз кеше. Кара әле бу фраерга, чаңгыда ничек элдертә. З.Фәтхетдинов. Озын егет аңа: – Син, фраер, бар, шухерда тор! – дип ямьсез итеп эндәште. Р.Кәрами

2) жарг. Җинаятьче күзлегеннән караганда, җинаять дөньясында очраклы кеше. Унбиш ел төрмә сәндерәсендә ятып чыккан Губачевка ниндидер фраерның арага кысылуы ошамый. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә