ФРАГМЕНТАРЛЫК и. Фрагментар булу, кыска-кыска өзекләрдән тору, тулы булмау. Пьесага беркадәр фрагментарлык хас, әмма ул автор тарафыннан махсус шулай эшләнгән булса кирәк, Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясендәге кебек. А.Әхмәдуллин. Хәзер, тирәнгәрәк карасак, бүгенге поэзиядә фрагментарлык көчәюнең сәбәбе – әдәбиятта рухи хәрәкәтнең сүлпәнәюеннән, фикер полюслары арасындагы киеренкелек йомшарудан икәнен чамаларга була. Ф.Зөлкарнәев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә