ФРАГМЕНТ и. лат. 1) Әдәбият яки сәнгать әсәреннән өзек. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы да, «Киләчәккә хатлар»ы да аерым фрагментлардан, әмма гомуми бер идея белән берләштерелгән кисәкләрдән тора. Казан утлары 2) Нинди дә булса әһәмияткә ия язманың ертылып аерылган кисәге. Шәҗәрәдән фрагментлар Р.Фәхреддиновның «Асар» хезмәтендә очрыйлар. М.Әхмәтҗанов 3) Тарихи, борынгы сәнгать әсәрләренең сакланып калган ватыгы, кисәге |