ФӨРЬЯД и. фар. 1) Акыру, ярдәм сорап кычкыру, кычкырып елау. Ат башыннан тоткан ул, Шүрәлене белми дә, ул моның фөрьядларын аслан колакка элми дә. Г.Тукай 2) Зар, шикаять, моң-зар. Шунда уйларсың, бу шагыйрь бушка аһ ормый, диеп: аһлары, фөрьядлары чынлап та урынлы, диеп. Г.Тукай. Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын. Дәрдемәнд ◊ Фөрьяд ору Зарлану. Торып, фөрьяд орып, чүлләргә талды. Дәрдемәнд |