ФӨКАРА җый. и. гар. 1. Фәкыйрьләр, ярлы-ябага. Безнең бу кечкенә генә кәрван элек каланың читендәге фөкара кварталыннан үтте. Г.Гобәйдуллин. «Мөхәммәдия»нең төп классларына өстәмә рәвештә, мәчетнең беренче катындагы ике бүлмәсендә, ярлы һәм ятим балалар өчен башлангыч фөкара мәктәбе яшәде. Р.Әмирхан 2. с. мәгъ. Фәкыйрь, ярлы, мохтаҗ булган. Сүз чыкканда шуны да хәбәр бирим: Галиәкбәр агайның дәүләтенә караганда, һәр ел ун-унбиш мең тәңкә зәкят чыкса да, фөкара халык бу зәкяттән күп файдалана алмый торган иде. Ш.Мөхәммәдев |