ФОТОРЕЛЕ и. гр.-фр. Электр чылбырын яктылык нурларының тәэсире белән аера яки куша торган яктылыкка сизгер җайланма, прибор . Фоторелелар шәһәр урамнарындагы фонарьларны, маякларның, бакеннарның лампаларын кирәк моментта сүндерә һәм яндыра алалар. Физика курсы |