ФОТОН и. гр. физ. Яктылык кисәкчәсе, яктылык кванты. Күздәге рецептор күзәнәкләрнең антенналары яктылык энергиясенә – фотоннарга җавап кайтара. Кызыклы физиология. Квант теориясе буенча, матдәнең атомнары һәм молекулалары яктылыкны, тоташ агым рәвешендә түгел, билгеле бер зурлыктагы аерым-аерым порцияләр белән генә чыгаралар яки йоталар. Яктылыкның ул аерым порцияләре яктылык квантлары яки фотоннар дип атала. Физика курсы |