ФОТОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Яктылыкка сизгер тасмага, пластинкага яки матрицага кайтарылган нурларның оптик җайланма аша тәэсир итү юлы белән сурәт алу эше. Уфада яшәүнең соңгы елларында Габдулла Фәйзи фотография, радиотехника белән мавыга, хәтта үзе радиоалгыч җыя. М.Әхмәтҗанов. Фотография пластинкасының яктыртылуы камера эченә кергән яктылык агышына һәм пластинканың объективтан күпме ераклыкта булуына бәйләнгән. Физика курсы 2) Шул юл белән алынган сурәтнең үзе. Фотография кую өчен фанердан челтәрләп рам ясау 3) Шундый сурәт алу йорты, фоторәсемгә төшү бинасы. Ләкин ул, фотографиягә барганда, үзенең әнисенең туган көне тугры килгәнгә генә кергән иде. Г.Исхакый |