ФОТОГРА’ФИК с. гр. 1. 1) Фотографиягә мөнәсәбәтле. Күзенә алтын читле күзлек, муенына зур фотографик аппарат тага. Г.Исхакый

2) Фоторәсемгә төшереп алынган. Фотографик рәсемнәр күргәзмәсе

3) күч. Бик анык, төгәл, фоторәсемгә төшерелгән кебек . Язучы кайдадыр, кайчандыр үзе күргән кирәк детальләрне, фотографик төгәллек белән кабатлап, күз алдына китереп бастыра ала. Р.Фәйзуллин. Ләкин ул [образ] фотографик сурәт түгел, ул – үзе тормыштан алынса да, язучы хыялы белән өр-яңадан барлыкка китерелгән тормыш картинасы. Х.Сарьян

2. рәв. мәгъ. Бик төгәл тасвирлап. Фотографик сурәтләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә