ФО’СФОР и. гр. Кайбер минералларда, сөяктә, хайван һәм үсемлек тукымаларында булган, тиз кабынып китә, караңгыда үзеннән яктылык чыгара торган химик элемент. --- күпме хайван агуланып, үләксә базлары өстендә җәй буе фосфор ялкыннары биеште. Ә.Гаффар. Фосфор җитешмәгәндә яфраклар ваклана, вакытыннан элек коела. Бакчачы, яшелчәче һәм умартачы календаре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә