ФО’РУМ и. лат. 1) тар. Борынгы Римда иҗтимагый тормыш үзәге булган мәйдан. Римны күргән кеше хәтерли торгандыр: форум янындагы Капитолий калкулыгына күтәрелер алдыннан, игезәк балаларны имезеп торучы таш бүрегә кадәр, читлектә тотылган тере бүрегә юлыгасың. М.Юныс 2) Массакүләм җыелыш, съезд. Олы форум Россия Дәүләт Думасы рәисе, «Правда» газетасының элеккеге баш редакторы Геннадий Селезнёв чыгышы белән башланып китте. Т.Нәҗмиев. Ә форумның максаты – бөтен прогрессив татар яшьләрен тынычлык, демократия, прогресс өндәмәсе җирлегендә берләштерү. Сөембикә |