ФОРТУ’НА и. лат. 1) Борынгы Рим мифологиясендә уңыш алиһәсе 2) Хәерле язмыш, тәкъдир, бәхетле очрак. --- фортуна, – хатын-кыз кебек үк, яшьләрнең дусты, ә яшьләр исә артык саклык белән эш итмиләр, фортунаны кыюлык һәм кайнар дуамаллык белән кулга ияләштерәләр. Н.Макиавелли ◊ Фортуна елмаю Уңай форсат чыгу. Кем белә, бәлки, сиңа фортуна елмаеп куяр. Т.Нәбиуллин. Фортуна җиле Язмыш, тәкъдир. --- вакыйгалар башка тарафка борылса яки фортуна җиле башка якка таба исә башласа, падишаһ гамәлләр юнәлешен үзгәртергә күңеленнән һәрвакыт әзер торырга тиеш. Н.Макиавелли |