ФО’РТОЧКА и. нем. Һава алмаштыру өчен тәрәзәдәге кечкенә пыяла ишек, җиллек. Ул форточкаларны ачты, күлмәк якасындагы өске төймәне ычкындырды, әмма сулыш алу җиңеләймәде. Р.Вәлиев. Тузан керер, җил чыкса, форточканы ачмагыз. З.Гомәрова