ФОРСАТ и. гар. Уңайлы очрак, җай, мөмкинлек. Качыгыз, кач, матурлар, качыгыз форсат бар чакта. Дәрдемәнд. Виктор Иванович минем хикәяткә бик җитди карады, галимнәрнең күлне өйрәнү өчен шундый форсаттан файдалана алмый калуларына уфтанып та куйды. Р.Мостафин

Форсат бирү Уңайлык, мөмкинлек тудыру. --- сугыш вакытында Дойчландта тыныч яшәргә форсат биргәннәр икән, бу инде бәхет елмаюы дигән сүз. Т.Әйди. Форсатны качыру Файдалану өчен иң уңайлы очракны, моментны уздырып җибәрү, моменттан файдалана алмый калу. «Үзенеке ташламас, ят ярлыкамас» диләр бит, бүтән урыс эшчеләр дә, татар, чуашлар белән сугышу урынына, форсатны качырмыйча, җыелган түрә, начальникларны кыйнаганнар. А.Таһиров. Форсатны кулдан ычкындыру к. форсатны качыру. Әсирлеккә эләккәннән соң беренче мәртәбә кешегә ял итәргә мөмкинлек туган икән, форсатны кулдан ычкындыру – гөнаһ, дип уйлап, тиз генә чишенеп, зәңгәр җәймәнең буш ягына тәгәрәде. Т.Әйди. Форсат чыгу Мөмкинлек туу, уңай очрак килеп чыгу. Соңгы елларга кадәр ул [Дәүләкән] гел искә төшә торды, һаман мине үзенә тартты. Һәм мин, форсат чыккан саен, я электричкада, я машинада чакырылмаган кунактай барам да төшәм. Ә.Еники. Әгәр берәрсе, форсат чыгып, шундый мөмкинлеккә ия була икән, ул анда бару хакында тәфсилләп сөйли. М.Мәхмүтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә