ФОРМУЛЯР и. нем. 1) Корылманы, механизмны, приборны эксплуатацияләү, аның эшкә яраклылыгы, төзеклеге турында мәгълүматлар язылган белешмә китап, кенәгә

2) Китапханәдә: исәпкә алу, теркәү, учёт карточкасы. Дәүләт китапханәләренә йөрүче 5 мең кешенең нинди әсәрләр укуы анализланды. Формулярлары карап чыгылганнан соң, анкета сорауларына җавап биргән укучыларның күпчелеге – 30 яшькә җитмәгән кешеләр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә