ФО’РМУЛА и. лат. 1) Кыска һәм төгәл, үзгәрешсез кабул ителгән аңлатма, билгеләмә. Тимирязев күптән инде дилетантлыктан да, белемнең берьяклылыгыннан да саклый торган формула бәян иткән иде. Кызыклы психология. Әйтик, мондый характердагы каршылык --- аталар белән балалар тартышы кебек классик конфликт формуласына килеп чыкса, «Тартышу» драмасында (1908) инде инкыйраз көчләренең гамәле, сыйнфый каршылыклар формасын алып, шактый җитди сәяси фон тудыра. Мирас 2) Теләсә нинди кагыйдәнең, мөнәсәбәтләрнең, законның бөтен очракларда да кабатлана торган төгәл, гомуми билгеләмәсе. --- егерме, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан дигәндә, аларның компонентлары унарлы система формуласы буенча төзелгәне ачык исбат ителә. Л.Җәләй 3) мат. физ. Шартлы тамгалар ярдәмендә күрсәтелгән математик закон. Мәсьәләне чишкәндә нинди формулага нигезләнеп чишәргә икәнен искәртә. В.Нуруллин. Хәмит баш җитмәс физик формулалар кыстыра-кыстыра сөйли башлагач, кыз карашын аңа күчерде. Р.Вәлиев 4) Химик элементларны, аларның составын, төзелешен, төрле химик процессларны күрсәткән, шарты хәрефләрдән һәм саннардан торган төгәл билгеләмә. Аш тозы формуласы. Яну формуласы |