ФОРМА’ЦИЯ и. лат. 1) Нәрсәнең дә булса үсешендә билгеле бер стадия, үзенчәлекле структура белән билгеләнгән чор . Россия дәүләте үзенең үсешендә колбиләүчелек формациясен булдырмаган көе феодализмга чыкты, дип укыттылар безне. М.Мәһдиев. Иҗтимагый-икътисади формация. Капиталистик формация

2) Эчке дөнья, карашлар системасы, мәсләк. Элекке народникларның яңа формациясе булган социалист-революционерлар партиясе дигән сүз. Г.Ибраһимов

3) геол. Аерым геологик чорда, дәвердә уртак юл белән барлыкка килгән җир катламнары, тау токымнары . «Недро» нәшриятында чыккан «Магматик формацияләрнең төп типлары» һәм башка дәреслекләр буенча меңнәрчә студентлар белем алалар. Казан утлары. Вулканоген формация. Руда формациясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә