ФОРМАТ и. лат. 1) Китап, кәгазь, карточка һ.б.ш.ның тышкы өслеге үлчәме. Күләме һәм форматына караганда, журнал һич тә әдәби түгел. Р.Мирхәйдәров

2) махс. Набор полосасының озынлыгы, биеклеге, юл арасы. Күләме 400 биттән артыграк булган әлеге әсбап текстны җыю һәм битләргә салу, иллюстрацияләр әзерләү, шрифт һәм формат сайлау, кәгазь хикмәтләре, бастыру, төпләү һ.б. турында тәфсилләп аңлата. М.Вәлиев

3) информ. Мәгълүмат объектының билгеле структурасы. Файлның форматы

4) Берәр чараны оештыру, төзү, бирү үзенчәлеге, үткәрү рәвеше. Ярышларның форматы. Халыкара очрашу форматы

5) Телевидение, радио, кинематография һ.б.ш.да кулланылган чараларның техник характеристикасы һәм тапшыру стандарты, типажы. Спорт тапшыруы форматында эшләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә