ФОРМАЛЬ с. 1. 1) Формаларны аларның конкрет эчтәлеген исәпкә алмыйча өйрәнә торган; формага нигезләнгән; формага мөнәсәбәтле. Формаль логика фикерләүнең кешеләргә хас бер хатасын күптән аңлады инде: ул хата бөтенне өлеш белән алыштырудан гыйбарәт, һәм аны өлешне абсолютлаштыру дип атыйлар. Кызыклы психология. Формаль система. Формаль тел белеме

2) Рәсми, законлы, аерым стандарт формага нигезләнгән. Шулай да, этимология күзлегеннән караганда, галим сайлаган вариантның (Сөен-бикә) формаль рәвештә дөресрәк булуы ихтималга якынрак. М.Госманов. Менә сезгә Борһановның авылга җибәрүне сорап язган гаризасы, хәзер үк, бер минут кичекми, хәл итегез. Һәртөрле формаль яклары бүген үк беткән булсын. Г.Ахунов

3) әд. Эчтәлекне читтә калдырып, беренче урынга форманы куйган. Формаль дип йөртелгән футуризм, имажинизм юнәлешләренең барлыкка килүе, аларның билгеле бер рәвештә оешканлык алуы иҗади эзләнүләргә мөмкинлек булуы турында сөйли иде. Ф.Галимуллин

4) Форма өчен генә булган, күз буяу өчен эшләнгән, ясалма

2. рәв. мәгъ. Ясалма итеп, эчтәлеккә керешмичә. Ә без ул чорда формаль сөйләшергә ияләнеп беткән идек – бик ансат кына җавап бирәсең: «Әйе, мин бәхетле, чөнки мин ирекле, азат илдә иҗат итәм». М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә