ФО’РМАЛЫ с. 1) Аерым үзенә хас формасы булган, өлге белән эшләнгән, калыпка салынган. Кунак, шкаф белән сәер формалы прибор арасына кереп кысылган табуретканы эләктереп алып, койка янәшәсенә елышты. Ф.Бәллүр. XV гасыр урталарында Әстерханда, Кырымда сугылган озынча формалы акчаларны халык әҗгәрәй дип атап йөрткән. А.Тимергалин

2) Аерым ведомствога караган, бер үк фасон белән тегелгән. Аларның матур формалы киемнәренә карагач, Габделнур үзенең хәрби хезмәттә чагын исенә төшерде. Р.Кәрами. Формалы кием генә түгел, хокук тәртибен саклау эше дә миңа ошады. Кызыл таң

3) Төрдәшләреннән үзенә хас үзенчәлеге белән аерылып торган. Тукай кебек үк ачык формалы үпкә туберкулёзы белән интеккән, үз-үзен көчкә йөрткән Сәгыйть авыр физик хезмәт шартларында ачлык, хурлау-кимсетелүләр кичерә. Кызыл таң

4) лингв. Парадигматик рәттә сүз төрләрен барлыкка китергән. --- заманның бу мәгънәсендә контекстта үткәннең билгеле моментына ишарәләүче сүзләр булып вакыт рәвешләре яки -ды, -ган, -ганда формалы фигыльләр килә. Ф.Хисамова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә