ФОРМАЛИ’СТИК с. 1) Эштә, тормышта формаль якны беренче урынга куйган. Эшкә формалистик мөнәсәбәт 2) Формализмга ( 2 мәгъ.) нигезләнгән. Формалистик трюклар ярдәмендә булса да күренергә, игътибарны җәлеп итәргә теләгән шагыйрьгә бу теория гаҗәеп кулай. Ф.Галимуллин. Формалистик алымнарга, риторикага һәм вәгазьчелеккә өлеш чыгаргаласа да, Туфан, нигездә, яшьлек һәм яңа тормыш романтикасына --- турылыклы булып калды. Т.Галиуллин |