ФОРМАЛИСТ и. рус 1) Эш йөртүдә бары тышкы формаль якны гына кайгыртучы кеше, хәреф корты, бюрократ. Әгәр эш файдасына инструкция хәрефенә ябышып яту формализм дип бәяләнә икән, мин – формалист. А.Гыйләҗев. Бу чыганак һәм башкалары белән танышканнан соң --- тикшерүчеләрнең надан, формалист ялчылар ролен уйнаганын аңлый башлыйсың. Рәмзи Вәлиев

2) Формализм ( 2 мәгъ.) тарафдары, форманы эчтәлектән аерып, аны беренче урынга куеп иҗат итүче кеше. Музыка сәнгатендә формалист дип, Шостаковичка юнәлгән гаепләү чыгышларына тыныч кына карый алмый. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә