ФОРМАЛИЗМ и. рус 1) Эшнең асылыннан бигрәк, формаль ягын кайгырту, формаль таләпләр куеп мавыгу, бюрократлык. Күп кешеләрнең уртак гаебе – битарафлык, тәрбия эшендәге формализм, гаиләдәге гамьсезлек, үсмерләргә гадел таләпчәнлек җитмәвенең черек җимешләре. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) филос. Этикада, сәнгать, әдәбият һ.б. фәннәрдә эчтәлекне инкяр итеп, фәкать формага гына әһәмият бирү юнәлеше. Эчтәлекне икенче плангарак куеп, формализм йогынтысы белән мавыга башлыйсың. Ф.Кәрим. Егерменче елларның башларында татар әдәбиятына формализм йогынтысы килеп керде. Х.Госман |