ФО’РМАЛАШУ ф. 1) Билгеле бер формага керү, нинди дә булса рәвеш алу. Һава пары камил геометрик сурәтле кар бөртеге булып формалаша

2) Оешу, төзелү. --- җәмгыятьне оештыруның сәяси формасы булган дәүләт формалаша. Д.Сабирова . Акрынлап православие һәм ислам цивилизацияләренең территориясе формалаша. Татарстан яшьләре

3) Барлыкка килү, ясалу. Төрки телләрдә саннар формалашу тарихында «күплек» төшенчәсе өчле, бишле, җиделе һәм соңыннан унлы саннары аркылы килә. Л.Җәләй. Дүртенчел чор башында, миллион еллар элек, хәзерге Байкал формалашкан. А.Муранов

4) Җитлегү, үсү, тиешле дәрәҗәгә ирешү. Тарихчы галим буларак Ибраһимов Бөек Октябрьдән соң формалашты. М.Хәсәнов. Кеше затына бирелгән сәләтләр фәкать социаль факторлар булганда гына тулы рәвештә ачылалар, --- шушы шартларда индивидның акыл сыйфаты формалаша. К.Гыйззәтов

Формалаша бару Торган саен ныграк формалашу. Анда [әсәрдә] тормыш юлына әле генә аяк баскан яшьләрнең хезмәт эчендә --- мөстәкыйль шәхес булып формалаша барулары тасвирлана. Татар әдипләре

Формалаша башлау Формалашырга керешү. Кайчандыр бердәм булган Җүчи олысының көнчыгыш өлешендә Нугай Урдасы барлыкка килә, һәм Себер, Үзбәк һәм Казак ханлыклары формалаша башлый. Б.Хәмидуллин

Формалашып бетү Тәмам, тулысынча формалашу. XX йөзнең беренче дистә елларында татар милли матбугат челтәренең формалашып бетүенә китерә. Д.Исхаков

Формалашып җитү Тиешенчә формалашу. Нәкъ шушы чорда татар милли әдәби теле формалашып җитте. М.Хәсәнов. Вена классик мәктәбе симфония, соната, концерт, квартет һ.б. жанрларның тәмам формалашып җитүен тәэмин итә. К.Гыйззәтов

Формалашып килү Акрынлап формалашу. Болгар хакиме, хәзерге Әфганстан киңлекләрендә формалашып килгән яңа төрки биләмә (тарихта ул «Газнәвиләр дәүләте» дип йөртелә) солтаны Мәхмүд Газнәвине яңа зур җиңүе белән котлап, махсус илчеләр җибәрә. М.Гайнетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә