ФО’РМАЛАШТЫРУ ф. 1) Тиешле, төгәлләнгән формага китерү. Пётр I язган указында үзе төзегән регуляр армия рекрутларына карата таләпләрне кыска һәм ачык итеп формалаштырган. Кызыклы психология 2) Законлаштыру, рәсмиләштерү. Әтигә сигез йөз сумнан азрак акчаны, мең итеп кайтару шарты белән, документаль формалаштыралар. А.Расих 3) күч. Шәхес буларак үстерү, үзенә хас сыйфатларның камилләшүенә ирешү. Такташны Такташ итеп формалаштырган традицияләрне ачыклаганда, --- әдәбиятчылар, педагоглар иң элек шагыйрьнең лирикасына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Г.Гыйльманов Формалаштыра бару Торган саен ныграк, күбрәк формалаштыру. Бер үк вакытта шагыйрь [Р.Харис] төрле йогынтыларны җиңә һәм үз иҗади шәхесен формалаштыра бара. М.Вәлиев Формалаштыра башлау Формалаштырырга керешү. Әлеге чорда, ул [Тициан] Микеланджело белән Рафаэль әсәрләрен җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә, үзенә генә хас алымнар, стилистик сыйфатлар формалаштыра башлый. К.Гыйззәтов Формалаштыра төшү Бераз формалаштыру Формалаштырып бетерү Ахырга кадәр барысын да формалаштыру. --- югары уку йортында биш ел белем алу гына кешенең дөньяга карашын формалаштырып бетерә алмый. К.Миңнуллин Формалаштырып килү Озак вакыт дәвамында эзлекле рәвештә формалаштыру. Кадими татар мәктәбе --- дәүләтнең христианлаштыру һәм руслаштыру сәясәтенә каршы торырлык мөселман рухи-әхлакый нигезле шәхесләр формалаштырып килде. Ватаным Татарстан Формалаштырып тору Һәрвакыт, гел формалаштыру. Әлеге үсемлекнең ябалдашларын гел формалаштырып торырга кирәк. Безнең гәҗит Формалаштырып чыгу Һәрберсен, берәм-берәм ахырга кадәр формалаштыру |