ФО’РМА и. лат. 1) Әйбернең тышкы кыяфәте, күренеше; шәкел. Богаз буендагы урамга чыксак, һәммә халык түшләренә ай-йолдыз формасындагы чәчәкләр кадаган. А.Расих. Цилиндр формасындагы, шома һәм кабыргасы ак, алтынсу яисә яшел төстәге озынча җимешләр бөтен җирдә дә игелә. Мөселман календаре 2) филос. Эчтәлек белән тыгыз бәйләнешле төзелеш, рәвеш, эчтәлекнең конкрет гәүдәләнеше 3) Төр, үзенчәлек, стадия. --- икмәк ашатмыйча, терлектән ит, май, сөт алып булмый, ләкин моның формалары уйланган, оештырылган, планлы булырга тиеш. М.Мәһдиев. Теләсә кайсы дин формасының нигезендәге кебек үк, тотемизмның психологик нигезендә дә кешеләр аңында аларның тормыш шартларының хыялый чагылышы ята. Кызыклы психология 4) Билгеләнгән тәртиптәге стандарт үрнәк. Доверенностьның мин сезгә классик формасын өйрәтим әле. М.Мәһдиев 5) Нинди дә булса әйбергә билгеле бер рәвеш бирү өчен кулланыла торган җайланма, калып. Кою цехында, хәйран калып, вагранкадан аккан металлның форма буйлап үзенә юл алганын күзәтәчәкмен. А.Расих. Чыңгыз белән Камил җиргә иңдереп ясалган формаларга металл коярга керештеләр. Н.Хәсәнов 6) Аерым ведомствога караган бер үк төсле кием. Ул әле яңа гына Казаннан кайтып төшкән, гимназистлар формасы кигән яшь егет иде. А.Расих 7) Тышкы ялтыравык, тышкы күренеш, фасон. Аның түш кесәләренә форма өчен кургашын бөкеле патроннар тезелгән. К.Нәҗми. --- рәсми бәяләрдә әсәрләрнең бары тик идея ягына гына игътибар ителүе, социальлектән гайре башка сыйфатларга илтифат күрсәтелмәве дә форманы үзмаксат итеп куюга китерде. Ф.Галимуллин 8) лингв. Билгеле грамматик ысул белән даими, стандарт рәвештә грамматик мәгънә белдерелгән тел билгесе. Безнең фикеребезчә, төрки тел ике мең ел элек үк диярлек грамматик төзелеш ягыннан камиллеккә, грамматик формаларның, фонетикасының, морфологиясенең гадилегенә ирешкән. Ә.Кәримуллин. Ләкин юнәлеш категориясенең форма ясаучы кушымчалары һәм лексик-грамматик категория тәшкил иткән эш-хәрәкәт ысулы кушымчалары – мөстәкыйль фигыль ясаучылар, дип карала. Татар грамматикасы ◊ Формага кертү Тиешле рәвешкә китерү, тәртипкә салу. Яз җитә башлагач, күпләр тиз генә ябыгу, гәүдәне формага кертү, артык майларны бетерү турында хыяллана башлый. Әлки хәбәрләре. Формага керү 1) Төрле төс, кыяфәт, рәвеш алу. Бакыркош белән Шүрәле – роботлар, параллель планетаның бүгенге хуҗалары. Алар, төрле формага кереп, төрле затларга әверелергә сәләтле. А.Тимергалин; 2) спорт Ярышларда катнаша алырлык хәлгә килү, югары әзерлеккә ирешү, күнекмәләр алу. Формага салу к. формага кертү. Шушы катлаулы бай эчтәлек мәкальдә җыйнак формага салып бирелә. Х.Мәхмүтов. Формада булу спорт Әзерлеклелек дәрәҗәсе югары булу. Атказанган спорт мастеры, самбист Харлампиев ярышлар алдыннан авырып китә, тик шулай да ул ярышларда катнашудан баш тартмый, алай гына да түгел, бөтен кешенең гаҗәпләнүенә каршы, шундый әйбәт формада була. Кызыклы психология. Формасын китерү Килештерү, охшату. Ләкин бик бай сыман киемле Хөсәен һәм формасын китереп барган кучер шик кузгатмады булса кирәк. Казан утлары |