ФО’РА и. ит. 1) Көчле, тәҗрибәле уенчының көчсез көндәшенә уен башында (бильярд, шахмат, шашка һ.б. уеннарда өстәмә очколар, йөрешләр, фигуралар һ.б. белән) биргән ташламасы. Башка атлар сызыктан дәррәү кузгалып китсә дә, Хәмидулла йөгәнне кискен каерып тотты, Акъялны урыныннан кузгатмады. – Мин сезгә юри фора бирәм! В.Имамов

2) күч. Гомумән, берәүнең башкасы алдында нинди дә булса яктан өстенлеге. Татарларның ике телгә ия булуы – руслар алдында фора һәм өстенлек. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә