ФОНТАН и. лат. 1) Табигый җир асты басымы астында өскә атылып чыккан сыеклык яки газ . Татарстанда, Бизмән тауда беренче нефть фонтаны бәрде. А.Әхмәт. Вулкан кратерыннан, колак тондыргыч улау тавышлары чыгарып, ап-ак булып кызган гаять зур утлы лава фонтаны бәрә башлый. Могҗизалар энциклопедиясе

2) Чишмә, су чыганагы. Шуңар чаклы йөгер, фонтанга бар, алып чишмә суын түк, сип тә уйна. Г.Тукай. Ындыр табагы сыман такыр җиргә фонтан суы агызып, шугалак ясыйлар. К.Нәҗми

3) Зур басым белән суны өскә, югарыга аттыра торган декоратив корылма. Күңел түрендәге бөтен борчуларны әнә шул фонтан суында эретеп, бөтен уйлар дөньясына бакча һавасын кертеп җилләтәсе дә... кайгысыз булып каласы иде. Г.Бәширов. Шәһәр, аның таш урамнары, көне-төне аллы-кызыллы су атып утырган фонтаннары, кинотеатрлары --- кызның төрле якка ташланырга әзер күңелен бер юнәлешкәрәк алып киттеләр. А.Гыйләҗев

4) күч. Зур көч белән, күп булып, югарыга бөркелеп күтәрелгән әйбер. Җирдән күтәрелгән төтеннәр соры болытларга тоташып, домналарның морҗалары яңгырлы төтен атып торган болыт фонтаннарына охшыйлар. Һ.Такташ. Дулкыннар бер мизгелгә җыерылып калгандай булды да, аннары югары калкып, ухылдап чәбәләнеп куйды, фонтаннар чәчеп җибәрде. Кызыклы география



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә