ФОНЕНДОСКОП и. гр. мед. Йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген тыңлау өчен тавыш көчәйткечле җайланма. – Юрганыгызны ачыгыз, – диде профессор авыруга һәм фонендоскобын колагына җайлый башлады. Г.Әпсәләмов. Врач шулай сөйләнә-сөйләнә халат кесәсеннән фонендоскобын алды да Фәләхнең күкрәгенә куеп, тыңлап-тыңлап карады. В.Нуруллин |