ФОНД и. лат. 1) Матди средстволар туплап, шуларны төрле җитди социаль максатларга юнәлтә торган иҗтимагый оешма; вәкыф. Айсылу, Мәрьямгә әнә шул фондтан ярдәм итәргә кирәк булыр, дигән уйга килде. Г.Бәширов. --- солдат балаларына ярдәм фонды бар аларның. В.Нуруллин 2) Бюджеттан тәэмин ителә яки бюджетка бәйсез, дәүләт мәнфәгатьләренә хезмәт итә торган дәүләт оешмасы. Пенсия фонды 3) Билгеле максатларга дип тупланган акча, запас, резерв. Шуның өстенә тагын оборона фонды өчен утыз гектар арттырып та чәчәбез. Р.Ишморат 4) Табыш бирә торган кыйммәтле кәгазьләр. Фонд базары. Фонд биржасы 5) күч. Тарих, культура һ.б.ш.ның әһәмиятле казанышлары, рухи байлык . М.Гафуриның иҗаты татар совет әдәбияты фондына кыйммәтле бер җәүһәр булып кереп калды. М.Җәлил |