ФОНАРЬ и. гр. 1) Эченә яктылык чыганагы урнаштырылган яки механик рәвештә хәрәкәткә китереп яктылык бирә торган җайланма. Авыл кешеләренең көчле буранда кулланыла торган гадәте буенча, манара тәрәзәсенә якты фонарь элеп куюлары, шул ук вакытта балалары белән хатынының әтиләрен ничек борчылып көтүләре ярыйсы ук тәфсилләп, шуның өстенә шактый ук кызганыч итеп язылган иде. Г.Бәширов . Кесә фонаре, бер янып, бер сүнеп, кемгәдер сигнал бирә башлады. Р.Батулла 2) Өй түбәсенә ясалган тәрәзә 3) күч. Үзеннән яктылык чыгара торган тереклек ияләре. Диңгез упкыннары һәм куе тропик урманнар – тере фонарьларның яраткан урыны ---. Кызыклы физиология 4) күч. Кан савып күгәргән урын. Нәрсә, күз төбеңдәге бер фонарь гына җитмәгәнмени? Тагын берәү кирәкме? А.Тимергалин ◊ Фонарь кабызу Күздән ут чыкканчы сугу, күгәрткәнче сугу. Күз төбеңә фонарь кабызып йөр әле, карак дуңгыз! Н.Гыйматдинова. Фонарь кую Күгәрткәнче сугу, бәрү, бәрелү. Менә маңгайга нинди фонарь куйдым, күрәсеңме, тип-тигез урында ташка абындым бит. З.Фәтхетдинов. Фонарь утырту к. фонарь кую |