ФОН I и. лат. 1) Бизәк, язу һ.б.ш. урнашкан төп төс; җирлек. Алар шулай оста урнаштырылганнар ки, орнаментлы бизәкле фон гүя ташларның балкуын дәвам итә. Сөембикә 2) Арткы пландагы күренеш. Ә көзен генә була торган саф зәңгәр күк фонындагы усак катнаш каен урманын күрегез әле. Г.Гобәй. Якты фондагы әйберләр ачыграк күренә, шуңа күрә алар күк фонында тау яисә урман фонындагыга караганда якынрак кебек тоела. Кызыклы психология 3) күч. Гомуми хәл, шартлар, тирә-юнь, мохит. Шәхси мәнфәгатьләре, җөмләдән Мәскәүдән килә торган вак-төяк бүләкләр хакына сепаратлык юлына баскан, үз иленең, туган халкының интересларын саткан көтү-көтү бәкләр, мирзалар фонында иленә һәм иманына тугрылыклы хәлдә калган Сөембикә образы аерата калку булып гәүдәләнә. М.Госманов. Әйтик, мондый характердагы каршылык --- «Тартышу» драмасында (1908) инде инкыйраз көчләренең гамәле, сыйнфый каршылыклар формасын алып, шактый җитди сәяси фон тудыра. Мирас |